12 сентябрь көнне Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе китапханәчесе Магалимова И.Н., балалар язучысы А.Алишка 110 ел тулу уңаеннан «Абдулла Алиш – герой да, әкиятче дә» исемле әдәби танышу сәгате үткәреп язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.

 

 

9 сентябрь көнне Сыйрырышбаш авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп белән берлектә «Чәчәк бәйрәме – күңел бәйрәме» исемендә чәчәк бәйрәме үткәрелде.

 

 

2018 елның 9 сентябрендә алтынчы чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларын сайлау көне. 

Шул уңайдан 5 сентябрьдә Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсендә китап укучылар белән алда торған сайлаулар, аларның үзенчәлекләре турында әңгәмә «Уйла! Сайла! Тавыш бир!» үткәрелде.

 

13 июнь көнне китапханәдә, балаларда чәчәкләр турындагы белемнәрне киңәйтү, кызыксыну уяту максатыннан ”Чәчәкләр –табигать серләре” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.

 

11 июнь - Рәсәй көнен билгеләп китапханәдә "Рәсәй  мин горурланам  синең белән!" исеме астында танып-белү сәгате уткәрелде. Чарага килгән балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.