21 март көнне Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе «Шигърият тылсымлы дөнья»  исеме астында Бөтендөнья шигърият көненә багышланган акция үткәрде.  «Шигърият - тылсымлы дөнья» акциясе авылыбыз урамнарында һәм төрле эш урыннарында  дәвам итте. Авыл халкы кызыксынып үзләренең яраткан  язучыларының шигырьләрен  укыдылар. Китапханәдә «Шигырь – күңелнең хаҗы, шигырь – сәнгатьнең таҗы» исемле китап күргәзмәсе ясалды.