2 апрель көнне Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсендә кошлар көненә багышланган “Кошлар –канатлы дусларыбыз” исемендә танып-белү сәгате булып узды. Кичә барышында укучыларга кошлар турында сөйләп кителде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап таптылар. “Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә” “Рәсемнән кошларны тану” уеннары уйнатылды. “Очты, очты, очтылар” уеннына теләп катнаштылар. Кичә азагында балалар табигать сакчылары булган канатлы дусларыбызны Бөтендөнья кошларны саклау көнендә генә түгел, һәрвакыт сакларга кирәге турында фикергә килделәр.