Борынгы гореф-гадәтләребезне онытмау һәм искә алу максатында Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсендә иң матур йолаларының берсе булган исем кушу йоласын (“Исем- күңел көзгесе”) үткәрдек.

Менә гаиләгә бәхет өстәп сабый дөньяга аваз салгач үткәрелә торган бәби туе иң истәлеклеседер, мөгаен. Чөнки нәкъ менә шул тәүге туйда гомер буе озатып барачак исем кушу йоласы үтәлә. Исем сайлау - бик мөһим эш.

Китапханәдә бишек, милли ашлар тезелгән само​варлы өстәл урнаштырылган, чигүле, киндердән сугып эшләнгән тастымаллар эленгән.

Элек-электән бәби тугач, аны карарга күрше-күлән балалары кергән. Шуны искә төшереп, биредә дә бер төркем балалар килеп, нәнигә матур теләкләр теләделәр, бүләкләр бирделәр, төрле уеннар уйнадылар. Анна​ры инде апалар килеп котла​дылар һәм күчтәнәчләр тапшыр​дылар. Әлбәттә, болар барысы да матур итеп сәхнәләштерелгән формада күрсәтелде. 

...Талбишекләр музейларда гына сакланса да, хәзерге буын сабыйларына еллар узгач та гореф-гадәтләребезне сагынып искә алырлык булсын.