Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Сыйрышбаш авыл моделле китапханәсендә чаралар үтте. Дәһшәтле сугыш еллары ерагая барган саен, аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына ышана гына барабыз. Без, яңа буын кешеләре өчен, бу бик тә кадерле көн һәм сугыш ветераннарының арабыздан китә барулары, аларның сафлары сирәгәя барган чорда, сугыш елларын кабат искә төшереп, тарих битләрен кабат ачып карарга, тарихи чынбарлыкны дөрес бәяләргә чакыра.

4 майда бөтендөнья күләмендә уздырылучы “Читаем детям о войне” акциясендә катнаштык. Китапханәче Магалимова балаларга сугыш китергән афәт, авылыбыздан сугышка киткән якташларыбыз турында сөйләде. Укучыларга совет язучыларының сугыш турында язылган әсәрләрен укып, фикер алыштык. Балалар сугыш фаҗигасен күңелләре аша уздырып, күкләрнең аяз булуына куанып таралыштылар.

7 май көнне китапханәче, яшьләр белән эшләүче белгеч Магалимова А.Ш. һәм волонтерлар белән берлектә “Георгий тасмасы” акциясенә кушылып Сыйрышбаш авылы урамнарында, оешмаларда халыкны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрикләделәр, Георгий тасмалары тараттылар. “Георгий тасмасы” акциясе – дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һәлак булганнар истәлегенә дан, ветераннарга хөрмәт, Бөек Җиңү өчен рәхмәт билгесе һәм буыннар бердәмлеге символы ул.

8 май көнне авыл халкы, мәктәп укучылары белән берлектә “Үлемсез полк” массакүләм халык патриотик акциясендә катнашып, сугышта һәләк булучыларга куелган обелискка чәчәкләр салдылар. Бу акцияне уздырыр алдыннан Сыйрышбаш авылы мәктәбе белән Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе берлектә Бөек Ватан сугышында катнашканнарның фоторәсемнәрен тәртипкә китерделәр.

Чара барышында тарих укытучысы Шайбакова Г.Т. сугышның фаҗигале көннәре, совет халкының батырлыгы, геройлар турында сөйләде. Җыелучыларны ветераннар Советы рәисе Латыпов Фәрит абый котлады. Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле Чуртанбаш авылының бердәнбер сугыш ветераны Мидхәт абый Закариев сөйләгән сугыш хатирәләре булды. Үзенең чыгышын тыныч көннәр һәм киләчәк буыннарның сугыш афәтен онытмауларын теләп тәмалады. Бәйрәм кичәсен Сыйрышбаш авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгышы дәвам итте.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе Сыйрышбаш авыл мәдәният йортында дәвам итте. “Онытырга мөмкин түгел” дип исемләнгән кичәгә авылыбызның сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде.

Мәктәп укучылары, китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә тарих битләре шул заман һәм хәзерге җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм кичәсе “Алга” колхозы тырышлыгы белән әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Кичәгә “Аларның батырлыгы үлемсез” исемле китап күргәзмәсе куелды.