1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Сыйрышбаш мәдәният йорты спортзалында балалар өчен “Бәхетле балачак” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.

Балалар җәй турындагы табышмакларга, әкияти табышмакларга җаваплар бирделәр. Барысы да бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.