9 июнь көнне Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе, периодик басмалар турында мәгълүмат бирү максатыннан, Сыйрыщбаш авыл балалар бакчасында “Журналлар мозаикасы” дип исемләнгән периодика сәгате уздырды. Периодик басмалар китапханә фондының бер өлешен тәшкил итәләр. Балалар газета белән журналның нәрсә белән аерылуы турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче “Миша”, “Әллүки”, “Акбузат”, “Том и Джерри” журналларына күзәтү ясады.