Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе китапханәчесе "Кояшкай" мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен бөек рус шагыйре А.С.Пушкин әкиятләре буенча "В тридевятом царстве, в Пушкинском государстве" - әдәби уены үткәрде. Китапханәче А.С.Пушкинның кыскача биграфиясе һәм дә иҗаты турында сөйләде. Пушкинның иң танылган әсәрләре буенча викторина үткәрелде. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.