11 июнь - Рәсәй көнен билгеләп китапханәдә "Рәсәй  мин горурланам  синең белән!" исеме астында танып-белү сәгате уткәрелде. Чарага килгән балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Дәүләт флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Рәсәйнең флагы һәм аның төсләренең нәрсәне аңлатканлыгы турында тыңладылар. Дәүләт гербындагы сурәтләр хакында фикер алыштылар.

Чара барышында туган ил турында төрле шигырьләр яңгырады. Балалар туган як турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, викторинада катнаштылар.