13 июнь көнне китапханәдә, балаларда чәчәкләр турындагы белемнәрне киңәйтү, кызыксыну уяту максатыннан ”Чәчәкләр –табигать серләре” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Балалар чара барышында чәчәкләр турында табышмакларга җавп бирделәр, чәчәк турында җырлар җырладылар, “Кешеләрдә - чәчәк исемнәре“ бәйгесендә чәчәк исемнәрен кешеләр дә йөрткән исемнәрне искә төшерделәр, алфавит буенча чәчәк исемнәрен эзләделәр, бирелгән хәрефләрдән чәчәк исемнәрен яздылар. Чәчәкләрнең нәрсә белдерүе турында мәгълүмат алдылар.