2018 елның 9 сентябрендә алтынчы чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларын сайлау көне. 

Шул уңайдан 5 сентябрьдә Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсендә китап укучылар белән алда торған сайлаулар, аларның үзенчәлекләре турында әңгәмә «Уйла! Сайла! Тавыш бир!» үткәрелде.

Безнең һәркайсыбызның да туганда ук бирелә торган хокукларыбыз бар. Шул ук вакытта кайбер хокуклар мәгълүм яшькә җиткәч кенә бирелә. Мәсәлән, сайлауларда катнашу хокукы. Һәр кеше дә 18 яше тулгач сайлау һәм сайлану, шулай ук сайлауларда үз фикерен ирекле белдерү хокукы ала. 6 сентябрьдә яшьләрнең хокукый тәрбиясен үстерү максатаннан 8 сыйныф укучылыры өчен сайлау өчен викторина - уен оештырдык. Укучылар сайлаулар тарихы, сайлаучыларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Викторина сорауларына балалар бик актив җавап бирделәр.

7 сентябрь көнне Сыйрырышбаш авылы мәдәният йорты фойесында «Куллар эшләр өчен бизәк Күңел җылысы кирәк» исемдәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне клуб хезмәткәрләре белән берлектә китапханәче Магалимова И.Н. әзерләде.