9 сентябрь көнне Сыйрырышбаш авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп белән берлектә «Чәчәк бәйрәме – күңел бәйрәме» исемендә чәчәк бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәмгә килүчеләрне, иң әүвәл, табигать хәзинәсеннән ясалган бай күргәзмә каршы алды. Сыйрышбаш авыл мәдәният йорты фойесы аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исе белән тулды. Һәрберсе - күзләрне иркәләрлек сәнгать әсәре. Бәйрәмгә дә матурлыкка битараф булмаган, тормышларын тагын да матуррак итәргә тырышкан авылдашлар килде.  Кичәдә  төрле чәчәкләр турында шигырьләр дә, легендалар да сөйләнде, җырлар да, биюләр дә башкарылды. Тамашачылар  өчен - күңелле уеннар, бәйгеләр булды.

Укытучы Закариева А.З. алмаз белән чигү буенча мастер класс үткәрде.