12 сентябрь көнне Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе китапханәчесе Магалимова И.Н., балалар язучысы А.Алишка 110 ел тулу уңаеннан «Абдулла Алиш – герой да, әкиятче дә» исемле әдәби танышу сәгате үткәреп язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.

Балалар «Чукмар белән Тукмар», «Сертотмас үрдәк» әкиятләрен игътибар белән тыңладылар һәм ахырдан фикер алыштылар. Шулай ук «Шигъри әкиятләр остасы» исемле китап күргәзмәсе белән кызыксындылар. Чара ахырында А.Алишның әкияте буенча төшерелгән «Куян кызы» мультфильмын карадылар.