Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе китапханәчесе Магалимова И.Н. Сыйрышбаш авыл балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә 8 март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз!» исемле әдәби - музыкаль кичә әзерләде.

 

14 нче февраль көнне, Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе китапханәчесе Магалимова Сыйрышбаш авыл мәктәбенең 7 класс укучылары белән Ф.Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлап “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. 

 

 

 

2 февраль көнне Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсендә Сталинград сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган «Сталинградның дәшһәтле 200 көне һәм төне» исемле батырлык сәгате узды.

 

 

26 январь көнне Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсендә китапханәче Магалимова И.Н. тарих укытучысы Шайбакова Г.Т. белән берлектә укучылар өчен “Ленинград блокадасы” исемле каһарманлык дәресе үткәрделәр. Чара барышында балалар Ленинград кешеләренең блокада вакытында ничек яшәүләре, ничек итеп тормыш өчен көрәшүләре турында хакында белделәр.

 

Яңа ел каникуллары – балаларның иң көтеп алган вакытыдыр, мөгаен. Яллар кемне генә сөендермәс?! Тик аларны бер үк вакытта күңелле дә, файдалы да итеп үткәрергә кирәк. Балаларның каникуллары күңелле һәм истә калырлык булып үтсен дигән максаттан, Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе яшь китап укучылырына.