9 июнь көнне Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе, периодик басмалар турында мәгълүмат бирү максатыннан, Сыйрыщбаш авыл балалар бакчасында “Журналлар мозаикасы” дип исемләнгән периодика сәгате уздырды.

 

 

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсе китапханәчесе "Кояшкай" мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен бөек рус шагыйре А.С.Пушкин әкиятләре буенча "В тридевятом царстве, в Пушкинском государстве" - әдәби уены үткәрде. 

1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Сыйрышбаш мәдәният йорты спортзалында балалар өчен “Бәхетле балачак” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.

 

 

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Сыйрышбаш авыл моделле китапханәсендә чаралар үтте. Дәһшәтле сугыш еллары ерагая барган саен, аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына ышана гына барабыз. Без, яңа буын кешеләре өчен, бу бик тә кадерле көн һәм сугыш ветераннарының арабыздан китә барулары, аларның сафлары сирәгәя барган чорда, сугыш елларын кабат искә төшереп, тарих битләрен кабат ачып карарга, тарихи чынбарлыкны дөрес бәяләргә чакыра.

 

Борынгы гореф-гадәтләребезне онытмау һәм искә алу максатында Сыйрышбаш авыл модельле китапханәсендә иң матур йолаларының берсе булган исем кушу йоласын (“Исем- күңел көзгесе”) үткәрдек.